هُنَالِكَ دَعَا زَكَرِيَّا رَبَّهُۥۖ قَالَ رَبِّ هَبۡ لِي مِن لَّدُنكَ ذُرِّيَّةٗ طَيِّبَةًۖ إِنَّكَ سَمِيعُ ٱلدُّعَآءِ

Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. Әйтте: "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ишетәсең".


فَنَادَتۡهُ ٱلۡمَلَـٰٓئِكَةُ وَهُوَ قَآئِمٞ يُصَلِّي فِي ٱلۡمِحۡرَابِ أَنَّ ٱللَّهَ يُبَشِّرُكَ بِيَحۡيَىٰ مُصَدِّقَۢا بِكَلِمَةٖ مِّنَ ٱللَّهِ وَسَيِّدٗا وَحَصُورٗا وَنَبِيّٗا مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ

Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды.


قَالَ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي غُلَٰمٞ وَقَدۡ بَلَغَنِيَ ٱلۡكِبَرُ وَٱمۡرَأَتِي عَاقِرٞۖ قَالَ كَذَٰلِكَ ٱللَّهُ يَفۡعَلُ مَا يَشَآءُ

Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә теләгәнен кылыр".


قَالَ رَبِّ ٱجۡعَل لِّيٓ ءَايَةٗۖ قَالَ ءَايَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ ٱلنَّاسَ ثَلَٰثَةَ أَيَّامٍ إِلَّا رَمۡزٗاۗ وَٱذۡكُر رَّبَّكَ كَثِيرٗا وَسَبِّحۡ بِٱلۡعَشِيِّ وَٱلۡإِبۡكَٰرِ

Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!"



الصفحة التالية
Icon