أَمۡ أَنَا۠ خَيۡرٞ مِّنۡ هَٰذَا ٱلَّذِي هُوَ مَهِينٞ وَلَا يَكَادُ يُبِينُ

Әйә минме хәерлерәк ошбу Мусадан ки, ул кулыннан һични килми торган зәгыйфьтер вә сүзендә аңлата алмый торган загыйфь телледер.


فَلَوۡلَآ أُلۡقِيَ عَلَيۡهِ أَسۡوِرَةٞ مِّن ذَهَبٍ أَوۡ جَآءَ مَعَهُ ٱلۡمَلَـٰٓئِكَةُ مُقۡتَرِنِينَ

Әгәр ул хак пәйгамбәр булса, Раббысы тарафыннан алтын беләзекләр бирелгән булыр иде, яки аның белән бергә аның пәйгамбәрлек эшен дөресләүче вә аңа ярдәм бирүче фәрештәләр килер иде", – диде.


فَٱسۡتَخَفَّ قَوۡمَهُۥ فَأَطَاعُوهُۚ إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَوۡمٗا فَٰسِقِينَ

Фиргаун әнә шундый сүзләр белән кавемен алдады, кавеме аңа итагать иттеләр. Тәхкыйк алар Аллаһуга вә расүлгә каршы барып бик яман фәсыйк кавем булдылар.


فَلَمَّآ ءَاسَفُونَا ٱنتَقَمۡنَا مِنۡهُمۡ فَأَغۡرَقۡنَٰهُمۡ أَجۡمَعِينَ

Кайчан Безне алар ачуландырдылар, Без алардан үчебезне алдык, барчасын суга батырып һәлак иттек.


فَجَعَلۡنَٰهُمۡ سَلَفٗا وَمَثَلٗا لِّلۡأٓخِرِينَ

Шулай итеп аларның хәлен кыямәткә чаклы гыйбрәт итеп калдырдык, вә мисал кылдык ки, аларча булудан куркып сакланалар.


۞وَلَمَّا ضُرِبَ ٱبۡنُ مَرۡيَمَ مَثَلًا إِذَا قَوۡمُكَ مِنۡهُ يَصِدُّونَ

Бер Мәккә мөшриге "Сынымнар да вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар да җәһәннәмгә керәчәкләр", – дигән аятьне ишеткәч, насаралар Гыйсага гыйбадәт кылалар, димәк Гыйса да җәһәннәмгә керәдер, дип, мисал кылып әйткәч, шулвакыт синең имансыз кавемең сезгә карап кычкырышып көлделәр. Гыйса сезнең каршыгызда хөрмәтле пәйгамбәрдер. Ә үзегез – ул җәһәннәмгә керә дисез, диделәр.



الصفحة التالية
Icon