ٱلۡأَخِلَّآءُ يَوۡمَئِذِۭ بَعۡضُهُمۡ لِبَعۡضٍ عَدُوٌّ إِلَّا ٱلۡمُتَّقِينَ

Дөньяда вакытта Коръән юлыннан башка юлда бер-берсенә дус булган кешеләр, кыямәт көнне бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр Коръән юлында бергә тәкъвалык кылган мөэминнәр ахирәттә дә дус булырлар.


يَٰعِبَادِ لَا خَوۡفٌ عَلَيۡكُمُ ٱلۡيَوۡمَ وَلَآ أَنتُمۡ تَحۡزَنُونَ

Аларга әйтелер: "Ий тәкъвалыкта дус булган мөэмин бәндәләрем бүген сезгә куркыныч һәм көенеч юк."


ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ بِـَٔايَٰتِنَا وَكَانُواْ مُسۡلِمِينَ

Ул тәкъвалыкта дус булган мөэминнәр, Безнең аятьләребезгә ышандылар һәм Коръән белән гамәл кылып хак мөселман булдылар.


ٱدۡخُلُواْ ٱلۡجَنَّةَ أَنتُمۡ وَأَزۡوَٰجُكُمۡ تُحۡبَرُونَ

Инде шатланганыгыз хәлдә үзегез һәм хатыныгыз җәннәткә керегез!


يُطَافُ عَلَيۡهِم بِصِحَافٖ مِّن ذَهَبٖ وَأَكۡوَابٖۖ وَفِيهَا مَا تَشۡتَهِيهِ ٱلۡأَنفُسُ وَتَلَذُّ ٱلۡأَعۡيُنُۖ وَأَنتُمۡ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Җәннәттә алар тирәсендә алтын табакларда тәгамнәр вә борынсыз савытларда эчемлекләр йөртелер, вә анда нәфесләр теләгән нәрсәләр, вә күзләр карап ләззәт ала торган нәрсәләр бардыр, вә сез анда мәңге рәхәттә булырсыз.


وَتِلۡكَ ٱلۡجَنَّةُ ٱلَّتِيٓ أُورِثۡتُمُوهَا بِمَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ

Ошбу җәннәт сезгә Коръән белән гамәл кылганыгыз өчен бирелде.



الصفحة التالية
Icon