وَمَكَرُواْ وَمَكَرَ ٱللَّهُۖ وَٱللَّهُ خَيۡرُ ٱلۡمَٰكِرِينَ

Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды.


إِذۡ قَالَ ٱللَّهُ يَٰعِيسَىٰٓ إِنِّي مُتَوَفِّيكَ وَرَافِعُكَ إِلَيَّ وَمُطَهِّرُكَ مِنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ وَجَاعِلُ ٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُوكَ فَوۡقَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓاْ إِلَىٰ يَوۡمِ ٱلۡقِيَٰمَةِۖ ثُمَّ إِلَيَّ مَرۡجِعُكُمۡ فَأَحۡكُمُ بَيۡنَكُمۡ فِيمَا كُنتُمۡ فِيهِ تَخۡتَلِفُونَ

Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен.


فَأَمَّا ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ فَأُعَذِّبُهُمۡ عَذَابٗا شَدِيدٗا فِي ٱلدُّنۡيَا وَٱلۡأٓخِرَةِ وَمَا لَهُم مِّن نَّـٰصِرِينَ

Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас.



الصفحة التالية
Icon