طَاعَةٞ وَقَوۡلٞ مَّعۡرُوفٞۚ فَإِذَا عَزَمَ ٱلۡأَمۡرُ فَلَوۡ صَدَقُواْ ٱللَّهَ لَكَانَ خَيۡرٗا لَّهُمۡ

Ул монафикъларның бурычы Аллаһуга итагать итү һәм яхшы сүз сөйләүдер, ягъни Аллаһ сүзен ишеттек һәм итагать иттек дисәләр, алар өчен хәерле булыр иде. Кайчан аларга сугыш фарыз булса, сүзләрендә тормаслар, әгәр Аллаһ сүзләренә чын күңелдән ышанып итагать итсәләр, үзләре өчен яхшы булыр иде.


فَهَلۡ عَسَيۡتُمۡ إِن تَوَلَّيۡتُمۡ أَن تُفۡسِدُواْ فِي ٱلۡأَرۡضِ وَتُقَطِّعُوٓاْ أَرۡحَامَكُمۡ

Ий монафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка хуҗа итәргәме?


أُوْلَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ لَعَنَهُمُ ٱللَّهُ فَأَصَمَّهُمۡ وَأَعۡمَىٰٓ أَبۡصَٰرَهُمۡ

Аллаһ аларны ләгънәт итте, рәхмәтеннән ерак кылды, һәм аларны хак сүзне ишетүдән саңгырау кылды, вә гыйбрәтләрне күрүдән күзләрен сукыр кылды.


أَفَلَا يَتَدَبَّرُونَ ٱلۡقُرۡءَانَ أَمۡ عَلَىٰ قُلُوبٍ أَقۡفَالُهَآ

Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп" карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?


إِنَّ ٱلَّذِينَ ٱرۡتَدُّواْ عَلَىٰٓ أَدۡبَٰرِهِم مِّنۢ بَعۡدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ ٱلۡهُدَى ٱلشَّيۡطَٰنُ سَوَّلَ لَهُمۡ وَأَمۡلَىٰ لَهُمۡ

Аларга дәлилләр вә могҗизалар илә һидәят ачык бәян ителгәннән соң имансызлыкларына кайттылар, шайтан аларга зур гөнаһларга батуны җиңел кылыр һәм зиннәтле күрсәтер, вә гомерләренең озын булуын хыял иттереп алдады.



الصفحة التالية
Icon