وَلَنَبۡلُوَنَّكُمۡ حَتَّىٰ نَعۡلَمَ ٱلۡمُجَٰهِدِينَ مِنكُمۡ وَٱلصَّـٰبِرِينَ وَنَبۡلُوَاْ أَخۡبَارَكُمۡ

Без, әлбәттә, сезне сынарбыз, хәтта сездән Аллаһ юлында риза булып сугыш кылучыларны һәм мәшәкатьле гамәлләргә, авыр эшләргә сабыр итүчеләрне аерыл ачыклаганчы, вә кешеләр арасында эшләрегезнең яхшы яки яман хәбәрен фаш иткәнгәчә.


إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ وَصَدُّواْ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَشَآقُّواْ ٱلرَّسُولَ مِنۢ بَعۡدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ ٱلۡهُدَىٰ لَن يَضُرُّواْ ٱللَّهَ شَيۡـٔٗا وَسَيُحۡبِطُ أَعۡمَٰلَهُمۡ

Үзләре кәфер булган кешеләр башкаларны да ислам диненә керүдән тыйдылар, вә аларга һидәят, туры юл ачык итеп бәян ителгәннән соң пәйгамбәргә каршылык күрсәттеләр, алар Аллаһуга һичнәрсәдә зарар итә алмаслар, каршылык күрсәткәннәре өчен Аллаһ аларның гамәлләрен батыл кылыр.


۞يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ أَطِيعُواْ ٱللَّهَ وَأَطِيعُواْ ٱلرَّسُولَ وَلَا تُبۡطِلُوٓاْ أَعۡمَٰلَكُمۡ

Ий мөэминнәр, Аллаһуга итагать итегез һәм пәйгамбәргә дә итагать итегез, вә кылган изге гамәлләрегезне, бидеґәт гамәлләрен кылып вә башка зур гөнаһлар кылып батыл кылмагыз, сәвабларыгызны җилгә очырмагыз!


إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ وَصَدُّواْ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ ثُمَّ مَاتُواْ وَهُمۡ كُفَّارٞ فَلَن يَغۡفِرَ ٱللَّهُ لَهُمۡ

Үзләре кәфер булу өстенә башкаларны да Аллаһ диненнән тыйдылар, соңра имансыз хәлләрендә үлеп киттеләр, Аллаһ аларны гафу итәчәк түгелдер.



الصفحة التالية
Icon