إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَذِكۡرَىٰ لِمَن كَانَ لَهُۥ قَلۡبٌ أَوۡ أَلۡقَى ٱلسَّمۡعَ وَهُوَ شَهِيدٞ

Тәхкыйк бу зекер ителгән аятьләрдә һидәятне тапмак өчен көчле вәгазьләр, гакыл фәһем иясе булган саф күңелле кешегә яки Коръән сүзләренә колагыны салган кешегә, вә ул гөнаһлардан сакланып сәвабларны кәсеб итәргә әзердер.


وَلَقَدۡ خَلَقۡنَا ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضَ وَمَا بَيۡنَهُمَا فِي سِتَّةِ أَيَّامٖ وَمَا مَسَّنَا مِن لُّغُوبٖ

Тәхкыйк Без җирне вә күкләрне вә аларның араларында булган нәрсәләрне алты көн (дәвер) эчендә төзедек, аларны төзегәндә Безгә мәшәкать вә авырлык ирешмәде.


فَٱصۡبِرۡ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَسَبِّحۡ بِحَمۡدِ رَبِّكَ قَبۡلَ طُلُوعِ ٱلشَّمۡسِ وَقَبۡلَ ٱلۡغُرُوبِ

Син кәферләрнең әйткән яман сүзләренә сабыр ит, вә Раббыңны мактап тәсбихләр әйт, намаз укы кояш чыкканчы вә кояш батудан элек.


وَمِنَ ٱلَّيۡلِ فَسَبِّحۡهُ وَأَدۡبَٰرَ ٱلسُّجُودِ

Вә кич якта ахшам, йәстү намазларын укы вә фарыз намазлардан соң нәфел намазларын да укы.


وَٱسۡتَمِعۡ يَوۡمَ يُنَادِ ٱلۡمُنَادِ مِن مَّكَانٖ قَرِيبٖ

Бер көнне якыннан кычкырачак фәрештәнең сүзенә колак сал. Ягъни Исрафил фәрештә, ий сөякләрегез череп туфрак булган кешеләр, терелеп каберләрегездән чыгыгыз, дип кычкырыр.



الصفحة التالية
Icon