وَفِي ثَمُودَ إِذۡ قِيلَ لَهُمۡ تَمَتَّعُواْ حَتَّىٰ حِينٖ

Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде.


فَعَتَوۡاْ عَنۡ أَمۡرِ رَبِّهِمۡ فَأَخَذَتۡهُمُ ٱلصَّـٰعِقَةُ وَهُمۡ يَنظُرُونَ

Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте.


فَمَا ٱسۡتَطَٰعُواْ مِن قِيَامٖ وَمَا كَانُواْ مُنتَصِرِينَ

Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар.


وَقَوۡمَ نُوحٖ مِّن قَبۡلُۖ إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَوۡمٗا فَٰسِقِينَ

Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.


وَٱلسَّمَآءَ بَنَيۡنَٰهَا بِأَيۡيْدٖ وَإِنَّا لَمُوسِعُونَ

Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз.


وَٱلۡأَرۡضَ فَرَشۡنَٰهَا فَنِعۡمَ ٱلۡمَٰهِدُونَ

Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.



الصفحة التالية
Icon