أَمۡ يَقُولُونَ شَاعِرٞ نَّتَرَبَّصُ بِهِۦ رَيۡبَ ٱلۡمَنُونِ

Әллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип. Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип көтәләр иде.


قُلۡ تَرَبَّصُواْ فَإِنِّي مَعَكُم مِّنَ ٱلۡمُتَرَبِّصِينَ

Әйт аларга: "Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб килгәнне көтүчемен", – дип.


أَمۡ تَأۡمُرُهُمۡ أَحۡلَٰمُهُم بِهَٰذَآۚ أَمۡ هُمۡ قَوۡمٞ طَاغُونَ

Әллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган саташкан кавемнәрме?


أَمۡ يَقُولُونَ تَقَوَّلَهُۥۚ بَل لَّا يُؤۡمِنُونَ

Әллә алар әйтәләрме: "Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды", – дип. Юк бәлки алар хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар.


فَلۡيَأۡتُواْ بِحَدِيثٖ مِّثۡلِهِۦٓ إِن كَانُواْ صَٰدِقِينَ

Әгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап китерсеннәр!


أَمۡ خُلِقُواْ مِنۡ غَيۡرِ شَيۡءٍ أَمۡ هُمُ ٱلۡخَٰلِقُونَ

Әллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә алар үзләре халык кылучылармы?



الصفحة التالية
Icon