وَمَا لَكُمۡ أَلَّا تُنفِقُواْ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ وَلِلَّهِ مِيرَٰثُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِۚ لَا يَسۡتَوِي مِنكُم مَّنۡ أَنفَقَ مِن قَبۡلِ ٱلۡفَتۡحِ وَقَٰتَلَۚ أُوْلَـٰٓئِكَ أَعۡظَمُ دَرَجَةٗ مِّنَ ٱلَّذِينَ أَنفَقُواْ مِنۢ بَعۡدُ وَقَٰتَلُواْۚ وَكُلّٗا وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلۡحُسۡنَىٰۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعۡمَلُونَ خَبِيرٞ

Ий ышанучылар, сезгә ни булды, малыгызны Аллаһ юлына бирмәскә, җир вә күкләр байлыгы – Аллаһ мирасы була торып? Сезләрдән Мәккә шәһәренә алмас борын малын Аллаһ юлына биргән һәм Аллаһ юлында сугыш кылган кеше, бу эшләрне Мәккәне алганнан соң эшләгән кешеләр белән бертигез булмас, Мәккәне алмас борын, малын биреп Аллаһ юлында сугыш кылган кеше дәрәҗәдә олугърактыр, Мәккәне алганнан соң малын биргән вә Аллаһ юлыңда сугыш кылган кешедән. Аларның әүвәлгеләренә дә вә ахыргыларына да Аллаһ җәннәтне вәгъдә кылды, вә Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.


مَّن ذَا ٱلَّذِي يُقۡرِضُ ٱللَّهَ قَرۡضًا حَسَنٗا فَيُضَٰعِفَهُۥ لَهُۥ وَلَهُۥٓ أَجۡرٞ كَرِيمٞ

Яхшы эшләрне изге гамәлләрне кем Аллаһуга бурычка бирер, ягъни фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылыр, әгәр шулай кылса Аллаһ ул кешенең әҗерен күп мәртәбә арттырыр вә аңа яхшы нигъмәтләр булыр иде.


يَوۡمَ تَرَى ٱلۡمُؤۡمِنِينَ وَٱلۡمُؤۡمِنَٰتِ يَسۡعَىٰ نُورُهُم بَيۡنَ أَيۡدِيهِمۡ وَبِأَيۡمَٰنِهِمۖ بُشۡرَىٰكُمُ ٱلۡيَوۡمَ جَنَّـٰتٞ تَجۡرِي مِن تَحۡتِهَا ٱلۡأَنۡهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَاۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلۡفَوۡزُ ٱلۡعَظِيمُ

Кыямәт көнендә мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны күрерсең, һидәят нурлары алларыннан вә уңнарыннан барыр. Фәрештәләр әйтер: "Бүген сөенеч сезләргә, сезгә асларыннан татлы елгалар ага торган бакчалар, ул бакчаларда сез мәңге калырсыз, нурга чорналып бакчаларда мәңге калу зур уңыштыр.



الصفحة التالية
Icon