يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِذَا نَٰجَيۡتُمُ ٱلرَّسُولَ فَقَدِّمُواْ بَيۡنَ يَدَيۡ نَجۡوَىٰكُمۡ صَدَقَةٗۚ ذَٰلِكَ خَيۡرٞ لَّكُمۡ وَأَطۡهَرُۚ فَإِن لَّمۡ تَجِدُواْ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٞ رَّحِيمٌ

Ий мөэминнәр, әгәр расүл белән сөйләшмәк булсагыз, сөйләшүегездән әүвәл садака бирегез, садака биреп сөйләшүегез сезнең өчен хәерледер вә гөнаһтан пакьләнүдер, әгәр садака тапмасагыз, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.


ءَأَشۡفَقۡتُمۡ أَن تُقَدِّمُواْ بَيۡنَ يَدَيۡ نَجۡوَىٰكُمۡ صَدَقَٰتٖۚ فَإِذۡ لَمۡ تَفۡعَلُواْ وَتَابَ ٱللَّهُ عَلَيۡكُمۡ فَأَقِيمُواْ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتُواْ ٱلزَّكَوٰةَ وَأَطِيعُواْ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥۚ وَٱللَّهُ خَبِيرُۢ بِمَا تَعۡمَلُونَ

Сөйләшүдән әүвәл садака бирсәгез, фәкыйрь булырбыз дип курыктыгызмы? Әгәр садака бирмәсәгез, Аллаһ ул куркуыгызны гафу итте, намазларны үтәгез вә малларыгыздан зәкят бирегез вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.


۞أَلَمۡ تَرَ إِلَى ٱلَّذِينَ تَوَلَّوۡاْ قَوۡمًا غَضِبَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِم مَّا هُم مِّنكُمۡ وَلَا مِنۡهُمۡ وَيَحۡلِفُونَ عَلَى ٱلۡكَذِبِ وَهُمۡ يَعۡلَمُونَ

Күрмисеңме Аллаһ ачуланган кәфер кавемгә дус булган кешеләрне, ягъни монафикълар, яһүдләр белән дуслашып мөселманнарның серләрен аларга сөйли иделәр. Ул монафикълар сездән түгелләр, тыштан мөселман булып йөрсәләр дә иманнары юк, һәм алар яһүдләрдән дә түгелләр аларга дус булсалар да яһүд динендә түгелләр, бәлки ике арада аптырап йөрүчеләрдер, һәм Аллаһ исеме илә ялганга ант итәләр, үзләре ялган икәнен беләләр.



الصفحة التالية
Icon