لَّا يَنۡهَىٰكُمُ ٱللَّهُ عَنِ ٱلَّذِينَ لَمۡ يُقَٰتِلُوكُمۡ فِي ٱلدِّينِ وَلَمۡ يُخۡرِجُوكُم مِّن دِيَٰرِكُمۡ أَن تَبَرُّوهُمۡ وَتُقۡسِطُوٓاْ إِلَيۡهِمۡۚ إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلۡمُقۡسِطِينَ

Аллаһ сезне тыймыйдыр ислам диненә каршы сезнең белән сугыш кылмаган вә сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кавемнәр белән яхшы мөгамәләдә булудан һәм аларга гаделлек кылудан. Тәхкыйк Аллаһ гадел кешеләрне сөядер.


إِنَّمَا يَنۡهَىٰكُمُ ٱللَّهُ عَنِ ٱلَّذِينَ قَٰتَلُوكُمۡ فِي ٱلدِّينِ وَأَخۡرَجُوكُم مِّن دِيَٰرِكُمۡ وَظَٰهَرُواْ عَلَىٰٓ إِخۡرَاجِكُمۡ أَن تَوَلَّوۡهُمۡۚ وَمَن يَتَوَلَّهُمۡ فَأُوْلَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلظَّـٰلِمُونَ

Аллаһ, әлбәттә, сезне тыядыр ислам диненә каршы сезнең белән сугышкан вә сезне йортыгыздан куалап чыгарган һәм кәферләргә дус булып сезне йортыгыздан чыгарырга ярдәм иткән монафикъларга дус булудан. Кәферләргә һәм монафикъларга дус булган мөселманнар алар залимнәрдер.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِذَا جَآءَكُمُ ٱلۡمُؤۡمِنَٰتُ مُهَٰجِرَٰتٖ فَٱمۡتَحِنُوهُنَّۖ ٱللَّهُ أَعۡلَمُ بِإِيمَٰنِهِنَّۖ فَإِنۡ عَلِمۡتُمُوهُنَّ مُؤۡمِنَٰتٖ فَلَا تَرۡجِعُوهُنَّ إِلَى ٱلۡكُفَّارِۖ لَا هُنَّ حِلّٞ لَّهُمۡ وَلَا هُمۡ يَحِلُّونَ لَهُنَّۖ وَءَاتُوهُم مَّآ أَنفَقُواْۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيۡكُمۡ أَن تَنكِحُوهُنَّ إِذَآ ءَاتَيۡتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّۚ وَلَا تُمۡسِكُواْ بِعِصَمِ ٱلۡكَوَافِرِ وَسۡـَٔلُواْ مَآ أَنفَقۡتُمۡ وَلۡيَسۡـَٔلُواْ مَآ أَنفَقُواْۚ ذَٰلِكُمۡ حُكۡمُ ٱللَّهِ يَحۡكُمُ بَيۡنَكُمۡۖ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٞ

Ий мөэминнәр, әгәр сезгә Мәккәдән мөэминә хатыннар күчеп килсәләр, аларны сынап карагыз! Аллаһ аларның иманнарын нинди икәнен беләдер, әгәр ул хатыннарны хак мөэминнәр дип тапсагыз, аларны мөшрикләргә кайтарып бирмәгез, чөнки алар мөшрик булган ирләренә хәләл түгелләр һәм ул мөшрикләр ислам динен кабул иткән хатыннарына хәләл түгелләр. Мөселман булган хатыннарның мөшрик ирләренә бу хатыннарга биргән мөһерләрен үзләренә бирегез, ирләренә мәһерләрен биргәннән соң бу хатыннарны мәһер биреп никахлансагыз, сезгә гөнаһ юктыр. Үзегез ислам динен кабул иткәндә хатыныгыз кабул итмәсә, яки мөселман булганнан соң динне ташлап мөртәт булса, ул имансыз хатыныгызны никахыгызда тотмагыз, аерыгыз, әгәр ул хатыныгызга бер кәфер өйләнсә, әгәр хатыныгызга мәһәрне биргән булсагыз, хатыныгызга өйләнгән кәфердән биргән мәһәрне сорап алыгыз, һәм кәфер булган ирен ташлап ислам динен кабул иткән хатынга никахлансагыз, кәфер булган ире биргән мәһерен сездән сорасын, ягъни бирегез! Аллаһуның хөкеме сезгә әнә шундыйдыр, Аллаһ арагызда гаделлек белән хөкем итәр. Аллаһ белүче һәм гадел хөкем итүчедер.



الصفحة التالية
Icon