وَأَمَّا ٱلَّذِينَ ٱبۡيَضَّتۡ وُجُوهُهُمۡ فَفِي رَحۡمَةِ ٱللَّهِۖ هُمۡ فِيهَا خَٰلِدُونَ

Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар.


تِلۡكَ ءَايَٰتُ ٱللَّهِ نَتۡلُوهَا عَلَيۡكَ بِٱلۡحَقِّۗ وَمَا ٱللَّهُ يُرِيدُ ظُلۡمٗا لِّلۡعَٰلَمِينَ

Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми.


وَلِلَّهِ مَا فِي ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَمَا فِي ٱلۡأَرۡضِۚ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرۡجَعُ ٱلۡأُمُورُ

Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр.


كُنتُمۡ خَيۡرَ أُمَّةٍ أُخۡرِجَتۡ لِلنَّاسِ تَأۡمُرُونَ بِٱلۡمَعۡرُوفِ وَتَنۡهَوۡنَ عَنِ ٱلۡمُنكَرِ وَتُؤۡمِنُونَ بِٱللَّهِۗ وَلَوۡ ءَامَنَ أَهۡلُ ٱلۡكِتَٰبِ لَكَانَ خَيۡرٗا لَّهُمۚ مِّنۡهُمُ ٱلۡمُؤۡمِنُونَ وَأَكۡثَرُهُمُ ٱلۡفَٰسِقُونَ

Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. "Аллаһ, сахәбәләрне бу аять белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды". Китабий кәферләр иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге – фасыйклардыр



الصفحة التالية
Icon