وَكَأَيِّن مِّن قَرۡيَةٍ عَتَتۡ عَنۡ أَمۡرِ رَبِّهَا وَرُسُلِهِۦ فَحَاسَبۡنَٰهَا حِسَابٗا شَدِيدٗا وَعَذَّبۡنَٰهَا عَذَابٗا نُّكۡرٗا

Күпме шәһәр кешеләре Раббыларының әмереннән вә рәсүлләрнең әмереннән баш тарттылар, Без аларны хисаб кылдык каты хисаб белән, вә аларны ґәзаб кылдык куркынычлы ут ґәзабы белән.


فَذَاقَتۡ وَبَالَ أَمۡرِهَا وَكَانَ عَٰقِبَةُ أَمۡرِهَا خُسۡرًا

Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды.


أَعَدَّ ٱللَّهُ لَهُمۡ عَذَابٗا شَدِيدٗاۖ فَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ يَـٰٓأُوْلِي ٱلۡأَلۡبَٰبِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْۚ قَدۡ أَنزَلَ ٱللَّهُ إِلَيۡكُمۡ ذِكۡرٗا

Аллаһ аларга каты ґәзаб хәзерләде. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ий гакыл ияләре! Иман китергән кешеләр, тәхкыйк Аллаһ сезгә иңдерде сезне уятучы вә туры юлны күрсәтүче Коръәнне.


رَّسُولٗا يَتۡلُواْ عَلَيۡكُمۡ ءَايَٰتِ ٱللَّهِ مُبَيِّنَٰتٖ لِّيُخۡرِجَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّـٰلِحَٰتِ مِنَ ٱلظُّلُمَٰتِ إِلَى ٱلنُّورِۚ وَمَن يُؤۡمِنۢ بِٱللَّهِ وَيَعۡمَلۡ صَٰلِحٗا يُدۡخِلۡهُ جَنَّـٰتٖ تَجۡرِي مِن تَحۡتِهَا ٱلۡأَنۡهَٰرُ خَٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدٗاۖ قَدۡ أَحۡسَنَ ٱللَّهُ لَهُۥ رِزۡقًا

Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды.



الصفحة التالية
Icon