يَوۡمَ يُكۡشَفُ عَن سَاقٖ وَيُدۡعَوۡنَ إِلَى ٱلسُّجُودِ فَلَا يَسۡتَطِيعُونَ

Бер көн эшләрнең пәрдәләре ачылыр, хак батылдан аерылыр һәм сәҗдәгә чакырылырлар, ләкин кәферләрнең вә монафикъларның сәҗдә кылырга көчләре җитмәс.


خَٰشِعَةً أَبۡصَٰرُهُمۡ تَرۡهَقُهُمۡ ذِلَّةٞۖ وَقَدۡ كَانُواْ يُدۡعَوۡنَ إِلَى ٱلسُّجُودِ وَهُمۡ سَٰلِمُونَ

Куркудан күзләре түбән салынган булыр вә аларны хурлык каплар. Тәхкыйк алар дөньяда сәҗдә кылырга, ягъни намаз укырга боерылган иделәр, ләкин укымадылар, үзләре сәламәт тә иделәр, намаз укымаска һич гозерләре юк иде.


فَذَرۡنِي وَمَن يُكَذِّبُ بِهَٰذَا ٱلۡحَدِيثِۖ سَنَسۡتَدۡرِجُهُم مِّنۡ حَيۡثُ لَا يَعۡلَمُونَ

Ий Мухәммәд г-м, Коръәнне ялганга тотучыларны минем белән калдыр, ягъни Коръән сүзләрен катлап-катлап ишетеп тә аны инкяр итүче динсезләрне Миңа тапшыр да алардан кисел, тиздән аларны ґәзабка тартырбыз алар белмәгән юл белән.


وَأُمۡلِي لَهُمۡۚ إِنَّ كَيۡدِي مَتِينٌ

Аларга вакыт бирермен, ґәзаб кылырга ашыкмамын, тәхкыйк Минем хәйләм төпледер, ґәзабымнан һич котыла алмаслар.


أَمۡ تَسۡـَٔلُهُمۡ أَجۡرٗا فَهُم مِّن مَّغۡرَمٖ مُّثۡقَلُونَ

Ислам динен өйрәткән өчен син әллә алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы, алар шул хакны түләргә авырсынып Ислам динен кабул итмиләрме?



الصفحة التالية
Icon