قَدۡ خَلَتۡ مِن قَبۡلِكُمۡ سُنَنٞ فَسِيرُواْ فِي ٱلۡأَرۡضِ فَٱنظُرُواْ كَيۡفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلۡمُكَذِّبِينَ

Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. Аллаһуга итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки шайтанга ияргән кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек кенә яшәсәләр дә алар дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ялганчыларның хәле ничек булды?


هَٰذَا بَيَانٞ لِّلنَّاسِ وَهُدٗى وَمَوۡعِظَةٞ لِّلۡمُتَّقِينَ

Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры юлга һидәят һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер.


وَلَا تَهِنُواْ وَلَا تَحۡزَنُواْ وَأَنتُمُ ٱلۡأَعۡلَوۡنَ إِن كُنتُم مُّؤۡمِنِينَ

Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз!


إِن يَمۡسَسۡكُمۡ قَرۡحٞ فَقَدۡ مَسَّ ٱلۡقَوۡمَ قَرۡحٞ مِّثۡلُهُۥۚ وَتِلۡكَ ٱلۡأَيَّامُ نُدَاوِلُهَا بَيۡنَ ٱلنَّاسِ وَلِيَعۡلَمَ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَيَتَّخِذَ مِنكُمۡ شُهَدَآءَۗ وَٱللَّهُ لَا يُحِبُّ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Ий мөэминнәр, сезгә өход сугышында җәрәхәтләр ирешкән булса, кәферләргә дә бәдер сугышында җәрәхәтләр иреште сезгә ирешкән хәтле. Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кәферләр файдасына. Аллаһ өход көнен сезнең зарарыгызга кылды, чын мөэминнәрне күрсәтмәк өчен, мөселманнар шунда сыналдылар, монафикълар качтылар һәм чын мөселманнар Аллаһ юлында шәһид булсыннар өчен шулай кылды. Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне сөйми.



الصفحة التالية
Icon