أَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي يَنۡهَىٰ

Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме?


عَبۡدًا إِذَا صَلَّىٰٓ

Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда?


أَرَءَيۡتَ إِن كَانَ عَلَى ٱلۡهُدَىٰٓ

Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да.


أَوۡ أَمَرَ بِٱلتَّقۡوَىٰٓ

Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.)


أَرَءَيۡتَ إِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰٓ

Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы?


أَلَمۡ يَعۡلَم بِأَنَّ ٱللَّهَ يَرَىٰ

Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен?



الصفحة التالية
Icon