وَمَآ أَصَٰبَكُمۡ يَوۡمَ ٱلۡتَقَى ٱلۡجَمۡعَانِ فَبِإِذۡنِ ٱللَّهِ وَلِيَعۡلَمَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды.


وَلِيَعۡلَمَ ٱلَّذِينَ نَافَقُواْۚ وَقِيلَ لَهُمۡ تَعَالَوۡاْ قَٰتِلُواْ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ أَوِ ٱدۡفَعُواْۖ قَالُواْ لَوۡ نَعۡلَمُ قِتَالٗا لَّٱتَّبَعۡنَٰكُمۡۗ هُمۡ لِلۡكُفۡرِ يَوۡمَئِذٍ أَقۡرَبُ مِنۡهُمۡ لِلۡإِيمَٰنِۚ يَقُولُونَ بِأَفۡوَٰهِهِم مَّا لَيۡسَ فِي قُلُوبِهِمۡۚ وَٱللَّهُ أَعۡلَمُ بِمَا يَكۡتُمُونَ

Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.


ٱلَّذِينَ قَالُواْ لِإِخۡوَٰنِهِمۡ وَقَعَدُواْ لَوۡ أَطَاعُونَا مَا قُتِلُواْۗ قُلۡ فَٱدۡرَءُواْ عَنۡ أَنفُسِكُمُ ٱلۡمَوۡتَ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ

Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!"



الصفحة التالية
Icon