وَلَا يَحۡزُنكَ ٱلَّذِينَ يُسَٰرِعُونَ فِي ٱلۡكُفۡرِۚ إِنَّهُمۡ لَن يَضُرُّواْ ٱللَّهَ شَيۡـٔٗاۚ يُرِيدُ ٱللَّهُ أَلَّا يَجۡعَلَ لَهُمۡ حَظّٗا فِي ٱلۡأٓخِرَةِۖ وَلَهُمۡ عَذَابٌ عَظِيمٌ

Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине хәсрәтләндермәсен. Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ аларның ахирәттә өлешсез булуларын тели һәм аларгадыр олы ґәзаб.


إِنَّ ٱلَّذِينَ ٱشۡتَرَوُاْ ٱلۡكُفۡرَ بِٱلۡإِيمَٰنِ لَن يَضُرُّواْ ٱللَّهَ شَيۡـٔٗاۖ وَلَهُمۡ عَذَابٌ أَلِيمٞ

Дөреслектә иманны биреп кәферне алган кешеләр, бернәрсә белән дә Аллаһуга зарар итә алмаслар бәлки аларгадыр рәнҗетүче ґәзаб.


وَلَا يَحۡسَبَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓاْ أَنَّمَا نُمۡلِي لَهُمۡ خَيۡرٞ لِّأَنفُسِهِمۡۚ إِنَّمَا نُمۡلِي لَهُمۡ لِيَزۡدَادُوٓاْ إِثۡمٗاۖ وَلَهُمۡ عَذَابٞ مُّهِينٞ

Кәферләр уйламасыннар Без аларга биргән мал һәм балалар үзләре өчен хәерле, дип. Без, әлбәттә, аларга мал һәм балаларны гөнаһларын арттырсыннар өчен генә бирәбез һәм аларга бирәбез хур итүче ґәзаб.


مَّا كَانَ ٱللَّهُ لِيَذَرَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ عَلَىٰ مَآ أَنتُمۡ عَلَيۡهِ حَتَّىٰ يَمِيزَ ٱلۡخَبِيثَ مِنَ ٱلطَّيِّبِۗ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُطۡلِعَكُمۡ عَلَى ٱلۡغَيۡبِ وَلَٰكِنَّ ٱللَّهَ يَجۡتَبِي مِن رُّسُلِهِۦ مَن يَشَآءُۖ فَـَٔامِنُواْ بِٱللَّهِ وَرُسُلِهِۦۚ وَإِن تُؤۡمِنُواْ وَتَتَّقُواْ فَلَكُمۡ أَجۡرٌ عَظِيمٞ

Ий монафикълар, Аллаһ мөэминнәрне сездә булган икейөзлелек халәтендә калдырыр булмады, хәтта нәҗес монафикъларны пакь мөэминнәрдән аерганга чаклы. (Яшерен йөрегән монафикълар өход сугышында аерылып фаш булдылар). Ий мөэминнәр, Аллаһ сезне монафикъларның яшерен эшләрен белүче кылмады. Ләкин Аллаһ үзенең рәсүлләреннән теләгәнен ихтыяр кылыр, аларның яшерен эшен пәйгамбәргә белдерер, аннары пәйгамбәр сезгә белдерер. Аллаһуга вә расүлгә ышаныгыз, әгәр ышансагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, сезгә олы әҗер булыр.



الصفحة التالية
Icon