ٱلَّذِينَ يَبۡخَلُونَ وَيَأۡمُرُونَ ٱلنَّاسَ بِٱلۡبُخۡلِ وَيَكۡتُمُونَ مَآ ءَاتَىٰهُمُ ٱللَّهُ مِن فَضۡلِهِۦۗ وَأَعۡتَدۡنَا لِلۡكَٰفِرِينَ عَذَابٗا مُّهِينٗا

Ул мактанучылар һәрвакыт саранлык кылалар, кешеләрне дә саранлыкка өндиләр һәм Аллаһ рәхмәт кылып биргән байлыкны һәм белемне кешеләрдән яшерәләр. Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанып көфран нигъмәт кылучы үзен зур тоткан ахмакларга хур итүче ґәзабны әзерләдек.


وَٱلَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمۡوَٰلَهُمۡ رِئَآءَ ٱلنَّاسِ وَلَا يُؤۡمِنُونَ بِٱللَّهِ وَلَا بِٱلۡيَوۡمِ ٱلۡأٓخِرِۗ وَمَن يَكُنِ ٱلشَّيۡطَٰنُ لَهُۥ قَرِينٗا فَسَآءَ قَرِينٗا

Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз).


وَمَاذَا عَلَيۡهِمۡ لَوۡ ءَامَنُواْ بِٱللَّهِ وَٱلۡيَوۡمِ ٱلۡأٓخِرِ وَأَنفَقُواْ مِمَّا رَزَقَهُمُ ٱللَّهُۚ وَكَانَ ٱللَّهُ بِهِمۡ عَلِيمًا

Рия белән мал бирүчеләр әгәр Аллаһуга ышанып гыйбадәт кылсалар, ахирәткә ышанып әзерлек күрсәләр һәм аларга Аллаһ биргән байлыктан риясыз, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирсәләр нинди зыян күрер иделәр? Аллаһ аларның эшен белүче булды.



الصفحة التالية
Icon