وَمَن يُطِعِ ٱللَّهَ وَٱلرَّسُولَ فَأُوْلَـٰٓئِكَ مَعَ ٱلَّذِينَ أَنۡعَمَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِم مِّنَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ وَٱلصِّدِّيقِينَ وَٱلشُّهَدَآءِ وَٱلصَّـٰلِحِينَۚ وَحَسُنَ أُوْلَـٰٓئِكَ رَفِيقٗا

Аллаһуга һәм расүлгә итагать иткән мөэминнәр, Аллаһ нигъмәтләгән пәйгамбәрләр, турылык белән алга чыккан ситдыйкләр, Аллаһ юлында сугышып шәһит булган мөэминнәр белән җәннәттә бергә булырлар. Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу – ни күркәм, ни хуш юлдашлыктыр.


ذَٰلِكَ ٱلۡفَضۡلُ مِنَ ٱللَّهِۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ عَلِيمٗا

Бу фазыйләт Аллаһудан, ягъни Аллаһуга һәм расүлгә итагат кылучыларның җәннәттә бөек дәрәҗәле затлар белән бергә булулары Аллаһуның рәхмәтеннәндер. Бу дүрт төрле затлар янына җәннәткә керергә кем тиешлерәк икәнен белергә Аллаһ җитәдер.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ خُذُواْ حِذۡرَكُمۡ فَٱنفِرُواْ ثُبَاتٍ أَوِ ٱنفِرُواْ جَمِيعٗا

Ий мөэминнәр! Сугыш коралларыгызны алыгыз да дошманга каршы төркем-төркем барыгыз, яки барыгыз да җыелып бергә барыгыз.


وَإِنَّ مِنكُمۡ لَمَن لَّيُبَطِّئَنَّ فَإِنۡ أَصَٰبَتۡكُم مُّصِيبَةٞ قَالَ قَدۡ أَنۡعَمَ ٱللَّهُ عَلَيَّ إِذۡ لَمۡ أَكُن مَّعَهُمۡ شَهِيدٗا

Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган монафикъ шатланып әйтте: "Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ирешкән булыр иде", – дип.



الصفحة التالية
Icon