أَيۡنَمَا تَكُونُواْ يُدۡرِككُّمُ ٱلۡمَوۡتُ وَلَوۡ كُنتُمۡ فِي بُرُوجٖ مُّشَيَّدَةٖۗ وَإِن تُصِبۡهُمۡ حَسَنَةٞ يَقُولُواْ هَٰذِهِۦ مِنۡ عِندِ ٱللَّهِۖ وَإِن تُصِبۡهُمۡ سَيِّئَةٞ يَقُولُواْ هَٰذِهِۦ مِنۡ عِندِكَۚ قُلۡ كُلّٞ مِّنۡ عِندِ ٱللَّهِۖ فَمَالِ هَـٰٓؤُلَآءِ ٱلۡقَوۡمِ لَا يَكَادُونَ يَفۡقَهُونَ حَدِيثٗا

Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, әгәр күккә терәлгән, бик таза төзелгән кыл эчендә булсагыз да. Әгәр монафикъларга ґәнимәт малы кеби нигъмәт ирешсә, бу нигъмәт Аллаһудан диләр, әгәр аларга каза, кайгы ирешсә: "Ий Мухәммәд г-м, бу кайгы безгә синең шомлыгыңнан иреште", – диләр. Син әйт: "Кемгә нәрсә ирешсә дә, һәммәсе дә Аллаһудан", – дип. Ни булды бу кавемгә Аллаһуның ачык аңлаешлы хак сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр?


مَّآ أَصَابَكَ مِنۡ حَسَنَةٖ فَمِنَ ٱللَّهِۖ وَمَآ أَصَابَكَ مِن سَيِّئَةٖ فَمِن نَّفۡسِكَۚ وَأَرۡسَلۡنَٰكَ لِلنَّاسِ رَسُولٗاۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ شَهِيدٗا

Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер. Янә сине, ий Мухәммәд г-м, бөтен дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер.


مَّن يُطِعِ ٱلرَّسُولَ فَقَدۡ أَطَاعَ ٱللَّهَۖ وَمَن تَوَلَّىٰ فَمَآ أَرۡسَلۡنَٰكَ عَلَيۡهِمۡ حَفِيظٗا

Бер кеше расүлгә итагать итсә – Аллаһуга итагать иткән буладыр, вә бер кеше расүлгә итагать итүдән баш тартса, дөреслектә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан буладыр, без сине итагать итмәгән кешеләрне саклаучы итеп җибәрмәдек.



الصفحة التالية
Icon