فَقَٰتِلۡ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ لَا تُكَلَّفُ إِلَّا نَفۡسَكَۚ وَحَرِّضِ ٱلۡمُؤۡمِنِينَۖ عَسَى ٱللَّهُ أَن يَكُفَّ بَأۡسَ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْۚ وَٱللَّهُ أَشَدُّ بَأۡسٗا وَأَشَدُّ تَنكِيلٗا

Ий Мухәммәд г-м, Аллаһ юлында сугыш кыл! Пәйгамбәрлек эшеннән башка эш белән бурычлы ителмәссең. Сугыш лязем булганда мөселманнарны сугышка кызыктыр. Шаять Аллаһ кәферләрнең мөселманнарга булган каты зарарын тыяр, Аллаһ зарар бирүдә катырак һәм ґәзаб кылуда да катырактыр.


مَّن يَشۡفَعۡ شَفَٰعَةً حَسَنَةٗ يَكُن لَّهُۥ نَصِيبٞ مِّنۡهَاۖ وَمَن يَشۡفَعۡ شَفَٰعَةٗ سَيِّئَةٗ يَكُن لَّهُۥ كِفۡلٞ مِّنۡهَاۗ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيۡءٖ مُّقِيتٗا

Бер мөэмин, авырлыкта калган яки хаксыз җәберләнгән мөэминнәргә ярдәм итсә, аларга шәфкатьле сүзләр әйтсә, үзенә дә кылган изгелеге хәтле өлеш булыр. Вә бер кеше хаксыз мөэминнәргә нинди булса да зарар ирештерсә, үзенә дә шул хәтле зарар ирешер. Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә торган булды.


وَإِذَا حُيِّيتُم بِتَحِيَّةٖ فَحَيُّواْ بِأَحۡسَنَ مِنۡهَآ أَوۡ رُدُّوهَآۗ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيۡءٍ حَسِيبًا

Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә артыграк бүләк бирегез, яки үзегез алган бүләк хәтле бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр).



الصفحة التالية
Icon