إِلَّا ٱلَّذِينَ يَصِلُونَ إِلَىٰ قَوۡمِۭ بَيۡنَكُمۡ وَبَيۡنَهُم مِّيثَٰقٌ أَوۡ جَآءُوكُمۡ حَصِرَتۡ صُدُورُهُمۡ أَن يُقَٰتِلُوكُمۡ أَوۡ يُقَٰتِلُواْ قَوۡمَهُمۡۚ وَلَوۡ شَآءَ ٱللَّهُ لَسَلَّطَهُمۡ عَلَيۡكُمۡ فَلَقَٰتَلُوكُمۡۚ فَإِنِ ٱعۡتَزَلُوكُمۡ فَلَمۡ يُقَٰتِلُوكُمۡ وَأَلۡقَوۡاْ إِلَيۡكُمُ ٱلسَّلَمَ فَمَا جَعَلَ ٱللَّهُ لَكُمۡ عَلَيۡهِمۡ سَبِيلٗا

Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.


سَتَجِدُونَ ءَاخَرِينَ يُرِيدُونَ أَن يَأۡمَنُوكُمۡ وَيَأۡمَنُواْ قَوۡمَهُمۡ كُلَّ مَا رُدُّوٓاْ إِلَى ٱلۡفِتۡنَةِ أُرۡكِسُواْ فِيهَاۚ فَإِن لَّمۡ يَعۡتَزِلُوكُمۡ وَيُلۡقُوٓاْ إِلَيۡكُمُ ٱلسَّلَمَ وَيَكُفُّوٓاْ أَيۡدِيَهُمۡ فَخُذُوهُمۡ وَٱقۡتُلُوهُمۡ حَيۡثُ ثَقِفۡتُمُوهُمۡۚ وَأُوْلَـٰٓئِكُمۡ جَعَلۡنَا لَكُمۡ عَلَيۡهِمۡ سُلۡطَٰنٗا مُّبِينٗا

Ий мөэминнәр! Икенче төрле кәферләрне дә табарсыз, алар, ышанычлы булган булып, сезне тынычландырырга тырышырлар һәм үз кавемнәренә дә ышанычлы булуны теләрләр. Һәркайчан алар көферлеккә яки мөселманнар белән сугышырга чакырылсалар, әлбәттә, кайтып төшәрләр көферлеккә һәм мөселманнар белән сугышырга. Әгәр ул кәферләр сездән аерылып ерак китмәсәләр, сезнең белән сугышмаска солых төземәсәләр һәм сугыштан кулларын тыймасалар, ул вакытта аларны кайда очыратсагыз, шунда тотып үтерегез! Сезнең белән һәрвакыт сугышырга теләгән кәферләр зарарына сезгә тулысынча ирек бирдек, ягъни үзләре сугышны теләгәч – сугышыгыз алар белән һәм үтерегез!



الصفحة التالية
Icon