فَأُوْلَـٰٓئِكَ عَسَى ٱللَّهُ أَن يَعۡفُوَ عَنۡهُمۡۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَفُوًّا غَفُورٗا

Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды.


۞وَمَن يُهَاجِرۡ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ يَجِدۡ فِي ٱلۡأَرۡضِ مُرَٰغَمٗا كَثِيرٗا وَسَعَةٗۚ وَمَن يَخۡرُجۡ مِنۢ بَيۡتِهِۦ مُهَاجِرًا إِلَى ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ ثُمَّ يُدۡرِكۡهُ ٱلۡمَوۡتُ فَقَدۡ وَقَعَ أَجۡرُهُۥ عَلَى ٱللَّهِۗ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورٗا رَّحِيمٗا

Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.


وَإِذَا ضَرَبۡتُمۡ فِي ٱلۡأَرۡضِ فَلَيۡسَ عَلَيۡكُمۡ جُنَاحٌ أَن تَقۡصُرُواْ مِنَ ٱلصَّلَوٰةِ إِنۡ خِفۡتُمۡ أَن يَفۡتِنَكُمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓاْۚ إِنَّ ٱلۡكَٰفِرِينَ كَانُواْ لَكُمۡ عَدُوّٗا مُّبِينٗا

Ий мөэминнәр! Озын, мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, кәферләрнең сезне үтерергә һөҗүм итәчәкләре күренеп торганда, намазлыгыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ юктыр. Кәферләр, әлбәттә, сезгә ачык дошманнардыр. (Куркынычлар һәм күтәрә алмаслык авырлыклар булмаганда, мосафирларга намазны кыскартып уку дөрес булмыйдыр.)



الصفحة التالية
Icon