وَإِذۡ قَتَلۡتُمۡ نَفۡسٗا فَٱدَّـٰرَٰٔتُمۡ فِيهَاۖ وَٱللَّهُ مُخۡرِجٞ مَّا كُنتُمۡ تَكۡتُمُونَ

Бер кешене үтереп, кем үтерде дип шаулашкан вакытыгызны да хәтерләгез! Аллаһ сез яшергән нәрсәне ачып күрсәтүче. Ягъни үтерүчеләрне мәетнең үзеннән әйттерде.


فَقُلۡنَا ٱضۡرِبُوهُ بِبَعۡضِهَاۚ كَذَٰلِكَ يُحۡيِ ٱللَّهُ ٱلۡمَوۡتَىٰ وَيُرِيكُمۡ ءَايَٰتِهِۦ لَعَلَّكُمۡ تَعۡقِلُونَ

Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә – "Самиґнә вә әтәґнә" – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: "Без ишеттек һәм буйсындык", – дип әйтәләр ди).


ثُمَّ قَسَتۡ قُلُوبُكُم مِّنۢ بَعۡدِ ذَٰلِكَ فَهِيَ كَٱلۡحِجَارَةِ أَوۡ أَشَدُّ قَسۡوَةٗۚ وَإِنَّ مِنَ ٱلۡحِجَارَةِ لَمَا يَتَفَجَّرُ مِنۡهُ ٱلۡأَنۡهَٰرُۚ وَإِنَّ مِنۡهَا لَمَا يَشَّقَّقُ فَيَخۡرُجُ مِنۡهُ ٱلۡمَآءُۚ وَإِنَّ مِنۡهَا لَمَا يَهۡبِطُ مِنۡ خَشۡيَةِ ٱللَّهِۗ وَمَا ٱللَّهُ بِغَٰفِلٍ عَمَّا تَعۡمَلُونَ

Аллаһу тәгаләнең күп могҗизаларыннан соң мәетнең терелгәнен һәм Аллаһ хөкемнәрен бозучыларның маймыл вә дуңгыз сурәтенә кереп һәлак булуларын күрдегез, шуннан сон, да күңелегез йомшармады, бәлки таштай катты, хәтта таштан да катырак булды. Дөреслектә, таш таулардан елгалар ага, зур таш ярылса, эченнән су чыга һәм Аллаһудан куркып, таулардан таш ярылып төшә. Ий кешеләр! Сезнең кылган эшләрегездән Аллаһ һич тә гафил түгел. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз!



الصفحة التالية
Icon