رُّسُلٗا مُّبَشِّرِينَ وَمُنذِرِينَ لِئَلَّا يَكُونَ لِلنَّاسِ عَلَى ٱللَّهِ حُجَّةُۢ بَعۡدَ ٱلرُّسُلِۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَزِيزًا حَكِيمٗا

Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр күндермәдең", – дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны ґәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер.


لَّـٰكِنِ ٱللَّهُ يَشۡهَدُ بِمَآ أَنزَلَ إِلَيۡكَۖ أَنزَلَهُۥ بِعِلۡمِهِۦۖ وَٱلۡمَلَـٰٓئِكَةُ يَشۡهَدُونَۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ شَهِيدًا

Күпләр ышанмасалар ышанмасыннар, ләкин Аллаһ шаһит булганы хәлдә шәһадәт бирер сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгы белән, Коръәнне иңдерде Аллаһ камил белем үлчәве белән һәм фәрештәләр дә Коръәннең хаклыгы белән шәһадәт бирәләр. Коръән белән гамәл кылучыларга да, гамәл кылмаучыларга да шаһит булырга Аллаһу тәгалә җитәдер.


إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ وَصَدُّواْ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ قَدۡ ضَلُّواْ ضَلَٰلَۢا بَعِيدًا

Коръәнне инкяр итеп кәфер булган кешеләр, башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, дөреслектә алар хак юлдан бик ерак адашу белән адаштылар.



الصفحة التالية
Icon