لَّن يَسۡتَنكِفَ ٱلۡمَسِيحُ أَن يَكُونَ عَبۡدٗا لِّلَّهِ وَلَا ٱلۡمَلَـٰٓئِكَةُ ٱلۡمُقَرَّبُونَۚ وَمَن يَسۡتَنكِفۡ عَنۡ عِبَادَتِهِۦ وَيَسۡتَكۡبِرۡ فَسَيَحۡشُرُهُمۡ إِلَيۡهِ جَمِيعٗا
Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр хөкем вә җәза өчен.
فَأَمَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّـٰلِحَٰتِ فَيُوَفِّيهِمۡ أُجُورَهُمۡ وَيَزِيدُهُم مِّن فَضۡلِهِۦۖ وَأَمَّا ٱلَّذِينَ ٱسۡتَنكَفُواْ وَٱسۡتَكۡبَرُواْ فَيُعَذِّبُهُمۡ عَذَابًا أَلِيمٗا وَلَا يَجِدُونَ لَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ وَلِيّٗا وَلَا نَصِيرٗا
Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән. Аларга ахирәттә Аллаһудан башка яклаучы һәм ярдәмче табылмас.
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ قَدۡ جَآءَكُم بُرۡهَٰنٞ مِّن رَّبِّكُمۡ وَأَنزَلۡنَآ إِلَيۡكُمۡ نُورٗا مُّبِينٗا
Ий кешеләр! Дөреслектә сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр килде, һәм күңелләрне яктырткучы ачык һидәят нуры – Коръәнне сезгә иңдердек. (Димәк, Коръәннән башка һичкемнең күңеле яктырмас!)