يَسۡـَٔلُونَكَ مَاذَآ أُحِلَّ لَهُمۡۖ قُلۡ أُحِلَّ لَكُمُ ٱلطَّيِّبَٰتُ وَمَا عَلَّمۡتُم مِّنَ ٱلۡجَوَارِحِ مُكَلِّبِينَ تُعَلِّمُونَهُنَّ مِمَّا عَلَّمَكُمُ ٱللَّهُۖ فَكُلُواْ مِمَّآ أَمۡسَكۡنَ عَلَيۡكُمۡ وَٱذۡكُرُواْ ٱسۡمَ ٱللَّهِ عَلَيۡهِۖ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَۚ إِنَّ ٱللَّهَ سَرِيعُ ٱلۡحِسَابِ

Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: "Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче.


ٱلۡيَوۡمَ أُحِلَّ لَكُمُ ٱلطَّيِّبَٰتُۖ وَطَعَامُ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ حِلّٞ لَّكُمۡ وَطَعَامُكُمۡ حِلّٞ لَّهُمۡۖ وَٱلۡمُحۡصَنَٰتُ مِنَ ٱلۡمُؤۡمِنَٰتِ وَٱلۡمُحۡصَنَٰتُ مِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ مِن قَبۡلِكُمۡ إِذَآ ءَاتَيۡتُمُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ مُحۡصِنِينَ غَيۡرَ مُسَٰفِحِينَ وَلَا مُتَّخِذِيٓ أَخۡدَانٖۗ وَمَن يَكۡفُرۡ بِٱلۡإِيمَٰنِ فَقَدۡ حَبِطَ عَمَلُهُۥ وَهُوَ فِي ٱلۡأٓخِرَةِ مِنَ ٱلۡخَٰسِرِينَ

Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр.



الصفحة التالية
Icon