۞وَلَقَدۡ أَخَذَ ٱللَّهُ مِيثَٰقَ بَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ وَبَعَثۡنَا مِنۡهُمُ ٱثۡنَيۡ عَشَرَ نَقِيبٗاۖ وَقَالَ ٱللَّهُ إِنِّي مَعَكُمۡۖ لَئِنۡ أَقَمۡتُمُ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتَيۡتُمُ ٱلزَّكَوٰةَ وَءَامَنتُم بِرُسُلِي وَعَزَّرۡتُمُوهُمۡ وَأَقۡرَضۡتُمُ ٱللَّهَ قَرۡضًا حَسَنٗا لَّأُكَفِّرَنَّ عَنكُمۡ سَيِّـَٔاتِكُمۡ وَلَأُدۡخِلَنَّكُمۡ جَنَّـٰتٖ تَجۡرِي مِن تَحۡتِهَا ٱلۡأَنۡهَٰرُۚ فَمَن كَفَرَ بَعۡدَ ذَٰلِكَ مِنكُمۡ فَقَدۡ ضَلَّ سَوَآءَ ٱلسَّبِيلِ
Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз", – дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз", – диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар).