يَـٰٓأَهۡلَ ٱلۡكِتَٰبِ قَدۡ جَآءَكُمۡ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمۡ كَثِيرٗا مِّمَّا كُنتُمۡ تُخۡفُونَ مِنَ ٱلۡكِتَٰبِ وَيَعۡفُواْ عَن كَثِيرٖۚ قَدۡ جَآءَكُم مِّنَ ٱللَّهِ نُورٞ وَكِتَٰبٞ مُّبِينٞ

Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап.


يَهۡدِي بِهِ ٱللَّهُ مَنِ ٱتَّبَعَ رِضۡوَٰنَهُۥ سُبُلَ ٱلسَّلَٰمِ وَيُخۡرِجُهُم مِّنَ ٱلظُّلُمَٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ بِإِذۡنِهِۦ وَيَهۡدِيهِمۡ إِلَىٰ صِرَٰطٖ مُّسۡتَقِيمٖ

Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидеґәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер.


لَّقَدۡ كَفَرَ ٱلَّذِينَ قَالُوٓاْ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلۡمَسِيحُ ٱبۡنُ مَرۡيَمَۚ قُلۡ فَمَن يَمۡلِكُ مِنَ ٱللَّهِ شَيۡـًٔا إِنۡ أَرَادَ أَن يُهۡلِكَ ٱلۡمَسِيحَ ٱبۡنَ مَرۡيَمَ وَأُمَّهُۥ وَمَن فِي ٱلۡأَرۡضِ جَمِيعٗاۗ وَلِلَّهِ مُلۡكُ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَاۚ يَخۡلُقُ مَا يَشَآءُۚ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيۡءٖ قَدِيرٞ

Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.



الصفحة التالية
Icon