قَالَ رَجُلَانِ مِنَ ٱلَّذِينَ يَخَافُونَ أَنۡعَمَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِمَا ٱدۡخُلُواْ عَلَيۡهِمُ ٱلۡبَابَ فَإِذَا دَخَلۡتُمُوهُ فَإِنَّكُمۡ غَٰلِبُونَۚ وَعَلَى ٱللَّهِ فَتَوَكَّلُوٓاْ إِن كُنتُم مُّؤۡمِنِينَ

Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: "Кәферләрдән курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз".


قَالُواْ يَٰمُوسَىٰٓ إِنَّا لَن نَّدۡخُلَهَآ أَبَدٗا مَّا دَامُواْ فِيهَا فَٱذۡهَبۡ أَنتَ وَرَبُّكَ فَقَٰتِلَآ إِنَّا هَٰهُنَا قَٰعِدُونَ

Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: "Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз", – дип.


قَالَ رَبِّ إِنِّي لَآ أَمۡلِكُ إِلَّا نَفۡسِي وَأَخِيۖ فَٱفۡرُقۡ بَيۡنَنَا وَبَيۡنَ ٱلۡقَوۡمِ ٱلۡفَٰسِقِينَ

Муса әйтте: "Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер", – дип.


قَالَ فَإِنَّهَا مُحَرَّمَةٌ عَلَيۡهِمۡۛ أَرۡبَعِينَ سَنَةٗۛ يَتِيهُونَ فِي ٱلۡأَرۡضِۚ فَلَا تَأۡسَ عَلَى ٱلۡقَوۡمِ ٱلۡفَٰسِقِينَ

Аллаһ әйтте: "Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер", – дип.



الصفحة التالية
Icon