وَإِذَا جَآءُوكُمۡ قَالُوٓاْ ءَامَنَّا وَقَد دَّخَلُواْ بِٱلۡكُفۡرِ وَهُمۡ قَدۡ خَرَجُواْ بِهِۦۚ وَٱللَّهُ أَعۡلَمُ بِمَا كَانُواْ يَكۡتُمُونَ

Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", – диләр, әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне.


وَتَرَىٰ كَثِيرٗا مِّنۡهُمۡ يُسَٰرِعُونَ فِي ٱلۡإِثۡمِ وَٱلۡعُدۡوَٰنِ وَأَكۡلِهِمُ ٱلسُّحۡتَۚ لَبِئۡسَ مَا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ

Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт эштер аларның кылган эшләре.


لَوۡلَا يَنۡهَىٰهُمُ ٱلرَّبَّـٰنِيُّونَ وَٱلۡأَحۡبَارُ عَن قَوۡلِهِمُ ٱلۡإِثۡمَ وَأَكۡلِهِمُ ٱلسُّحۡتَۚ لَبِئۡسَ مَا كَانُواْ يَصۡنَعُونَ

Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман.


وَقَالَتِ ٱلۡيَهُودُ يَدُ ٱللَّهِ مَغۡلُولَةٌۚ غُلَّتۡ أَيۡدِيهِمۡ وَلُعِنُواْ بِمَا قَالُواْۘ بَلۡ يَدَاهُ مَبۡسُوطَتَانِ يُنفِقُ كَيۡفَ يَشَآءُۚ وَلَيَزِيدَنَّ كَثِيرٗا مِّنۡهُم مَّآ أُنزِلَ إِلَيۡكَ مِن رَّبِّكَ طُغۡيَٰنٗا وَكُفۡرٗاۚ وَأَلۡقَيۡنَا بَيۡنَهُمُ ٱلۡعَدَٰوَةَ وَٱلۡبَغۡضَآءَ إِلَىٰ يَوۡمِ ٱلۡقِيَٰمَةِۚ كُلَّمَآ أَوۡقَدُواْ نَارٗا لِّلۡحَرۡبِ أَطۡفَأَهَا ٱللَّهُۚ وَيَسۡعَوۡنَ فِي ٱلۡأَرۡضِ فَسَادٗاۚ وَٱللَّهُ لَا يُحِبُّ ٱلۡمُفۡسِدِينَ

Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", – дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки аларның кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", – дип, һәм ләгънәт ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның кулы ачык, ул юмарт, теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны вә ачуны алар арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары кабызсалар, Аллаһ аны сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар, Аллаһ фәсәтчеләрне һич тә сөйми.



الصفحة التالية
Icon