وَحَسِبُوٓاْ أَلَّا تَكُونَ فِتۡنَةٞ فَعَمُواْ وَصَمُّواْ ثُمَّ تَابَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِمۡ ثُمَّ عَمُواْ وَصَمُّواْ كَثِيرٞ مِّنۡهُمۡۚ وَٱللَّهُ بَصِيرُۢ بِمَا يَعۡمَلُونَ

Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен.


لَقَدۡ كَفَرَ ٱلَّذِينَ قَالُوٓاْ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلۡمَسِيحُ ٱبۡنُ مَرۡيَمَۖ وَقَالَ ٱلۡمَسِيحُ يَٰبَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ ٱعۡبُدُواْ ٱللَّهَ رَبِّي وَرَبَّكُمۡۖ إِنَّهُۥ مَن يُشۡرِكۡ بِٱللَّهِ فَقَدۡ حَرَّمَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِ ٱلۡجَنَّةَ وَمَأۡوَىٰهُ ٱلنَّارُۖ وَمَا لِلظَّـٰلِمِينَ مِنۡ أَنصَارٖ

Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә Гыйса әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", – дип. Бер кеше Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам кылды һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас.


لَّقَدۡ كَفَرَ ٱلَّذِينَ قَالُوٓاْ إِنَّ ٱللَّهَ ثَالِثُ ثَلَٰثَةٖۘ وَمَا مِنۡ إِلَٰهٍ إِلَّآ إِلَٰهٞ وَٰحِدٞۚ وَإِن لَّمۡ يَنتَهُواْ عَمَّا يَقُولُونَ لَيَمَسَّنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ مِنۡهُمۡ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар, ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче ґәзаб тотачак.



الصفحة التالية
Icon