لُعِنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ مِنۢ بَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ عَلَىٰ لِسَانِ دَاوُۥدَ وَعِيسَى ٱبۡنِ مَرۡيَمَۚ ذَٰلِكَ بِمَا عَصَواْ وَّكَانُواْ يَعۡتَدُونَ

Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен.


كَانُواْ لَا يَتَنَاهَوۡنَ عَن مُّنكَرٖ فَعَلُوهُۚ لَبِئۡسَ مَا كَانُواْ يَفۡعَلُونَ

Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре.


تَرَىٰ كَثِيرٗا مِّنۡهُمۡ يَتَوَلَّوۡنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْۚ لَبِئۡسَ مَا قَدَّمَتۡ لَهُمۡ أَنفُسُهُمۡ أَن سَخِطَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِمۡ وَفِي ٱلۡعَذَابِ هُمۡ خَٰلِدُونَ

Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары.


وَلَوۡ كَانُواْ يُؤۡمِنُونَ بِٱللَّهِ وَٱلنَّبِيِّ وَمَآ أُنزِلَ إِلَيۡهِ مَا ٱتَّخَذُوهُمۡ أَوۡلِيَآءَ وَلَٰكِنَّ كَثِيرٗا مِّنۡهُمۡ فَٰسِقُونَ

Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар.



الصفحة التالية
Icon