لَيۡسَ عَلَى ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّـٰلِحَٰتِ جُنَاحٞ فِيمَا طَعِمُوٓاْ إِذَا مَا ٱتَّقَواْ وَّءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّـٰلِحَٰتِ ثُمَّ ٱتَّقَواْ وَّءَامَنُواْ ثُمَّ ٱتَّقَواْ وَّأَحۡسَنُواْۚ وَٱللَّهُ يُحِبُّ ٱلۡمُحۡسِنِينَ

Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ لَيَبۡلُوَنَّكُمُ ٱللَّهُ بِشَيۡءٖ مِّنَ ٱلصَّيۡدِ تَنَالُهُۥٓ أَيۡدِيكُمۡ وَرِمَاحُكُمۡ لِيَعۡلَمَ ٱللَّهُ مَن يَخَافُهُۥ بِٱلۡغَيۡبِۚ فَمَنِ ٱعۡتَدَىٰ بَعۡدَ ذَٰلِكَ فَلَهُۥ عَذَابٌ أَلِيمٞ

Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ لَا تَقۡتُلُواْ ٱلصَّيۡدَ وَأَنتُمۡ حُرُمٞۚ وَمَن قَتَلَهُۥ مِنكُم مُّتَعَمِّدٗا فَجَزَآءٞ مِّثۡلُ مَا قَتَلَ مِنَ ٱلنَّعَمِ يَحۡكُمُ بِهِۦ ذَوَا عَدۡلٖ مِّنكُمۡ هَدۡيَۢا بَٰلِغَ ٱلۡكَعۡبَةِ أَوۡ كَفَّـٰرَةٞ طَعَامُ مَسَٰكِينَ أَوۡ عَدۡلُ ذَٰلِكَ صِيَامٗا لِّيَذُوقَ وَبَالَ أَمۡرِهِۦۗ عَفَا ٱللَّهُ عَمَّا سَلَفَۚ وَمَنۡ عَادَ فَيَنتَقِمُ ٱللَّهُ مِنۡهُۚ وَٱللَّهُ عَزِيزٞ ذُو ٱنتِقَامٍ

Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.



الصفحة التالية
Icon