مَا جَعَلَ ٱللَّهُ مِنۢ بَحِيرَةٖ وَلَا سَآئِبَةٖ وَلَا وَصِيلَةٖ وَلَا حَامٖ وَلَٰكِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ يَفۡتَرُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلۡكَذِبَۖ وَأَكۡثَرُهُمۡ لَا يَعۡقِلُونَ

Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип исем бирмәде һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ифтира кылдылар "бу хайваннарны Аллаһ хәрам кылды", дип, аларның күпләре аңламыйлар.


وَإِذَا قِيلَ لَهُمۡ تَعَالَوۡاْ إِلَىٰ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ وَإِلَى ٱلرَّسُولِ قَالُواْ حَسۡبُنَا مَا وَجَدۡنَا عَلَيۡهِ ءَابَآءَنَآۚ أَوَلَوۡ كَانَ ءَابَآؤُهُمۡ لَا يَعۡلَمُونَ شَيۡـٔٗا وَلَا يَهۡتَدُونَ

Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә килегез", – дип, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди гамәлдә тапсак, шул безгә җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйө аларның ата-бабалары хаклыктан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче иделәр түгелме?" – дип.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ عَلَيۡكُمۡ أَنفُسَكُمۡۖ لَا يَضُرُّكُم مَّن ضَلَّ إِذَا ٱهۡتَدَيۡتُمۡۚ إِلَى ٱللَّهِ مَرۡجِعُكُمۡ جَمِيعٗا فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ

Ий мөэминнәр! Сезгә лязем үзегезне төзәтмәк һәм туры юлда нык тормак! Әгәр Коръән, юлында берләшеп таза торсагыз, адашкан кеше сезгә зарар итә алмас. Җыйналып кайтачак урыныгыз Аллаһу хозурында, кылган эшләрегездән хәбәр бирер.



الصفحة التالية
Icon