قَالَ ٱللَّهُ إِنِّي مُنَزِّلُهَا عَلَيۡكُمۡۖ فَمَن يَكۡفُرۡ بَعۡدُ مِنكُمۡ فَإِنِّيٓ أُعَذِّبُهُۥ عَذَابٗا لَّآ أُعَذِّبُهُۥٓ أَحَدٗا مِّنَ ٱلۡعَٰلَمِينَ

Аллаһу тәгалә әйтте: "Мин, әлбәттә, сез сораган ризыкны күктән иңдерүчемен, бу ризык сезгә иңгәннән соң Сезләрдән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм Аллаһудан иңдерелгәнне инкяр кылып кәфер булса, ул кешене галәмнәрдә һичкемне ґәзаб кылмаган каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын", – дип.


وَإِذۡ قَالَ ٱللَّهُ يَٰعِيسَى ٱبۡنَ مَرۡيَمَ ءَأَنتَ قُلۡتَ لِلنَّاسِ ٱتَّخِذُونِي وَأُمِّيَ إِلَٰهَيۡنِ مِن دُونِ ٱللَّهِۖ قَالَ سُبۡحَٰنَكَ مَا يَكُونُ لِيٓ أَنۡ أَقُولَ مَا لَيۡسَ لِي بِحَقٍّۚ إِن كُنتُ قُلۡتُهُۥ فَقَدۡ عَلِمۡتَهُۥۚ تَعۡلَمُ مَا فِي نَفۡسِي وَلَآ أَعۡلَمُ مَا فِي نَفۡسِكَۚ إِنَّكَ أَنتَ عَلَّـٰمُ ٱلۡغُيُوبِ

Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син кешеләргә әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз", – дип. Гыйса әйтте: "Ий Раббым! Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел сүзне әйтмәк лаек түгелдер, әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең.


مَا قُلۡتُ لَهُمۡ إِلَّا مَآ أَمَرۡتَنِي بِهِۦٓ أَنِ ٱعۡبُدُواْ ٱللَّهَ رَبِّي وَرَبَّكُمۡۚ وَكُنتُ عَلَيۡهِمۡ شَهِيدٗا مَّا دُمۡتُ فِيهِمۡۖ فَلَمَّا تَوَفَّيۡتَنِي كُنتَ أَنتَ ٱلرَّقِيبَ عَلَيۡهِمۡۚ وَأَنتَ عَلَىٰ كُلِّ شَيۡءٖ شَهِيدٌ

Янә Гыйса: "Ий Раббым! Мин аларга Син әмер иткәннән башканы әйтмәдем, бәлки мине вә сезне тәрбия итүче Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, дидем. Дәхи мин алар арасында булганда бөтен эшләренә шаһит булдым, мине күккә күтәреп үтергән чагыңда Син аларны күзәттең. Бит Син һәрнәрсәгә шаһитсың", – диде.



الصفحة التالية
Icon