وَقَالُواْ لَوۡلَآ أُنزِلَ عَلَيۡهِ مَلَكٞۖ وَلَوۡ أَنزَلۡنَا مَلَكٗا لَّقُضِيَ ٱلۡأَمۡرُ ثُمَّ لَا يُنظَرُونَ

Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак пәйгамбәр икәнлеген безгә әйтер иде", – дип. Аллаһ әйтте: "Әгәр без аларга фәрештә иңдерсәк, әлбәттә, аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң аларга һичнәрсә өчен вакыт бирелмәс".


وَلَوۡ جَعَلۡنَٰهُ مَلَكٗا لَّجَعَلۡنَٰهُ رَجُلٗا وَلَلَبَسۡنَا عَلَيۡهِم مَّا يَلۡبِسُونَ

Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр кигән киемне кияр иделәр.


وَلَقَدِ ٱسۡتُهۡزِئَ بِرُسُلٖ مِّن قَبۡلِكَ فَحَاقَ بِٱلَّذِينَ سَخِرُواْ مِنۡهُم مَّا كَانُواْ بِهِۦ يَسۡتَهۡزِءُونَ

Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар.


قُلۡ سِيرُواْ فِي ٱلۡأَرۡضِ ثُمَّ ٱنظُرُواْ كَيۡفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلۡمُكَذِّبِينَ

Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде.



الصفحة التالية
Icon