وَمِنۡهُم مَّن يَسۡتَمِعُ إِلَيۡكَۖ وَجَعَلۡنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمۡ أَكِنَّةً أَن يَفۡقَهُوهُ وَفِيٓ ءَاذَانِهِمۡ وَقۡرٗاۚ وَإِن يَرَوۡاْ كُلَّ ءَايَةٖ لَّا يُؤۡمِنُواْ بِهَاۖ حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءُوكَ يُجَٰدِلُونَكَ يَقُولُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓاْ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّآ أَسَٰطِيرُ ٱلۡأَوَّلِينَ

Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә төшенмәсләр, шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә аңламаулык пәрдәсен кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәрдәсен кордык, хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче кәферләр, хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән бәхәсләшәләр.


وَهُمۡ يَنۡهَوۡنَ عَنۡهُ وَيَنۡـَٔوۡنَ عَنۡهُۖ وَإِن يُهۡلِكُونَ إِلَّآ أَنفُسَهُمۡ وَمَا يَشۡعُرُونَ

Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр.


وَلَوۡ تَرَىٰٓ إِذۡ وُقِفُواْ عَلَى ٱلنَّارِ فَقَالُواْ يَٰلَيۡتَنَا نُرَدُّ وَلَا نُكَذِّبَ بِـَٔايَٰتِ رَبِّنَا وَنَكُونَ مِنَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы", – дип.



الصفحة التالية
Icon