وَمَا ٱلۡحَيَوٰةُ ٱلدُّنۡيَآ إِلَّا لَعِبٞ وَلَهۡوٞۖ وَلَلدَّارُ ٱلۡأٓخِرَةُ خَيۡرٞ لِّلَّذِينَ يَتَّقُونَۚ أَفَلَا تَعۡقِلُونَ

Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?


قَدۡ نَعۡلَمُ إِنَّهُۥ لَيَحۡزُنُكَ ٱلَّذِي يَقُولُونَۖ فَإِنَّهُمۡ لَا يُكَذِّبُونَكَ وَلَٰكِنَّ ٱلظَّـٰلِمِينَ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ يَجۡحَدُونَ

Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар.


وَلَقَدۡ كُذِّبَتۡ رُسُلٞ مِّن قَبۡلِكَ فَصَبَرُواْ عَلَىٰ مَا كُذِّبُواْ وَأُوذُواْ حَتَّىٰٓ أَتَىٰهُمۡ نَصۡرُنَاۚ وَلَا مُبَدِّلَ لِكَلِمَٰتِ ٱللَّهِۚ وَلَقَدۡ جَآءَكَ مِن نَّبَإِيْ ٱلۡمُرۡسَلِينَ

Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар.



الصفحة التالية
Icon