بَلۡ إِيَّاهُ تَدۡعُونَ فَيَكۡشِفُ مَا تَدۡعُونَ إِلَيۡهِ إِن شَآءَ وَتَنسَوۡنَ مَا تُشۡرِكُونَ

Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык күрсәтәсез һәм ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган нәрсәгезгә юл ачар. Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз.


وَلَقَدۡ أَرۡسَلۡنَآ إِلَىٰٓ أُمَمٖ مِّن قَبۡلِكَ فَأَخَذۡنَٰهُم بِٱلۡبَأۡسَآءِ وَٱلضَّرَّآءِ لَعَلَّهُمۡ يَتَضَرَّعُونَ

Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ләкин алар инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык шаять түбәнчелек белән Аллаһуга итагать итәрләр дип.


فَلَوۡلَآ إِذۡ جَآءَهُم بَأۡسُنَا تَضَرَّعُواْ وَلَٰكِن قَسَتۡ قُلُوبُهُمۡ وَزَيَّنَ لَهُمُ ٱلشَّيۡطَٰنُ مَا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ

Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык күрсәтсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты һәм шайтан аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте.


فَلَمَّا نَسُواْ مَا ذُكِّرُواْ بِهِۦ فَتَحۡنَا عَلَيۡهِمۡ أَبۡوَٰبَ كُلِّ شَيۡءٍ حَتَّىٰٓ إِذَا فَرِحُواْ بِمَآ أُوتُوٓاْ أَخَذۡنَٰهُم بَغۡتَةٗ فَإِذَا هُم مُّبۡلِسُونَ

Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм ґәзаб белән куркытуын онытсалар – дөньяви эшләрендә уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм мактаныр булдылар, ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта без аларны аңсыздан ґәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.



الصفحة التالية
Icon