۞وَعِندَهُۥ مَفَاتِحُ ٱلۡغَيۡبِ لَا يَعۡلَمُهَآ إِلَّا هُوَۚ وَيَعۡلَمُ مَا فِي ٱلۡبَرِّ وَٱلۡبَحۡرِۚ وَمَا تَسۡقُطُ مِن وَرَقَةٍ إِلَّا يَعۡلَمُهَا وَلَا حَبَّةٖ فِي ظُلُمَٰتِ ٱلۡأَرۡضِ وَلَا رَطۡبٖ وَلَا يَابِسٍ إِلَّا فِي كِتَٰبٖ مُّبِينٖ

Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр.


وَهُوَ ٱلَّذِي يَتَوَفَّىٰكُم بِٱلَّيۡلِ وَيَعۡلَمُ مَا جَرَحۡتُم بِٱلنَّهَارِ ثُمَّ يَبۡعَثُكُمۡ فِيهِ لِيُقۡضَىٰٓ أَجَلٞ مُّسَمّٗىۖ ثُمَّ إِلَيۡهِ مَرۡجِعُكُمۡ ثُمَّ يُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ

Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра рухларыгызны үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте тәмам булыр өчен, гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, аннары кылган гамәлләрегез белән Ул үзегезне таныштырыр.


وَهُوَ ٱلۡقَاهِرُ فَوۡقَ عِبَادِهِۦۖ وَيُرۡسِلُ عَلَيۡكُمۡ حَفَظَةً حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءَ أَحَدَكُمُ ٱلۡمَوۡتُ تَوَفَّتۡهُ رُسُلُنَا وَهُمۡ لَا يُفَرِّطُونَ

Ул – Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар сезнең гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр аның рухын алыр фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт калмас.



الصفحة التالية
Icon