۞وَإِذۡ قَالَ إِبۡرَٰهِيمُ لِأَبِيهِ ءَازَرَ أَتَتَّخِذُ أَصۡنَامًا ءَالِهَةً إِنِّيٓ أَرَىٰكَ وَقَوۡمَكَ فِي ضَلَٰلٖ مُّبِينٖ
Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип.
وَكَذَٰلِكَ نُرِيٓ إِبۡرَٰهِيمَ مَلَكُوتَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَلِيَكُونَ مِنَ ٱلۡمُوقِنِينَ
Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен.
فَلَمَّا جَنَّ عَلَيۡهِ ٱلَّيۡلُ رَءَا كَوۡكَبٗاۖ قَالَ هَٰذَا رَبِّيۖ فَلَمَّآ أَفَلَ قَالَ لَآ أُحِبُّ ٱلۡأٓفِلِينَ
Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде.
فَلَمَّا رَءَا ٱلۡقَمَرَ بَازِغٗا قَالَ هَٰذَا رَبِّيۖ فَلَمَّآ أَفَلَ قَالَ لَئِن لَّمۡ يَهۡدِنِي رَبِّي لَأَكُونَنَّ مِنَ ٱلۡقَوۡمِ ٱلضَّآلِّينَ
Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде.