وَكَيۡفَ أَخَافُ مَآ أَشۡرَكۡتُمۡ وَلَا تَخَافُونَ أَنَّكُمۡ أَشۡرَكۡتُم بِٱللَّهِ مَا لَمۡ يُنَزِّلۡ بِهِۦ عَلَيۡكُمۡ سُلۡطَٰنٗاۚ فَأَيُّ ٱلۡفَرِيقَيۡنِ أَحَقُّ بِٱلۡأَمۡنِۖ إِن كُنتُمۡ تَعۡلَمُونَ

Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә сез исә һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да Аллаһудан һич курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип хәбәр иңдергәне юк. Ике фирканың кайсысы Аллаһ ґәзабыннан имин булырга хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин булыр? Белсәгез әйтегез!


ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَلَمۡ يَلۡبِسُوٓاْ إِيمَٰنَهُم بِظُلۡمٍ أُوْلَـٰٓئِكَ لَهُمُ ٱلۡأَمۡنُ وَهُم مُّهۡتَدُونَ

Иман китереп тә – иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнегүчеләр.


وَتِلۡكَ حُجَّتُنَآ ءَاتَيۡنَٰهَآ إِبۡرَٰهِيمَ عَلَىٰ قَوۡمِهِۦۚ نَرۡفَعُ دَرَجَٰتٖ مَّن نَّشَآءُۗ إِنَّ رَبَّكَ حَكِيمٌ عَلِيمٞ

Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ ґәзабыннан имин булачагына китергән дәлилебез – көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф иманы, дөрес дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. (Ибраһим пәйгамбәр һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен Намрут патшаның ачуы килеп, тау хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә – дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә ґәзаб өстенә – ґәзаб булды.) Әнә шулай үзебез теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек кылабыз. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы.



الصفحة التالية
Icon