أُوْلَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ ءَاتَيۡنَٰهُمُ ٱلۡكِتَٰبَ وَٱلۡحُكۡمَ وَٱلنُّبُوَّةَۚ فَإِن يَكۡفُرۡ بِهَا هَـٰٓؤُلَآءِ فَقَدۡ وَكَّلۡنَا بِهَا قَوۡمٗا لَّيۡسُواْ بِهَا بِكَٰفِرِينَ

Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек.


أُوْلَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ هَدَى ٱللَّهُۖ فَبِهُدَىٰهُمُ ٱقۡتَدِهۡۗ قُل لَّآ أَسۡـَٔلُكُمۡ عَلَيۡهِ أَجۡرًاۖ إِنۡ هُوَ إِلَّا ذِكۡرَىٰ لِلۡعَٰلَمِينَ

Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.)


وَمَا قَدَرُواْ ٱللَّهَ حَقَّ قَدۡرِهِۦٓ إِذۡ قَالُواْ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ عَلَىٰ بَشَرٖ مِّن شَيۡءٖۗ قُلۡ مَنۡ أَنزَلَ ٱلۡكِتَٰبَ ٱلَّذِي جَآءَ بِهِۦ مُوسَىٰ نُورٗا وَهُدٗى لِّلنَّاسِۖ تَجۡعَلُونَهُۥ قَرَاطِيسَ تُبۡدُونَهَا وَتُخۡفُونَ كَثِيرٗاۖ وَعُلِّمۡتُم مَّا لَمۡ تَعۡلَمُوٓاْ أَنتُمۡ وَلَآ ءَابَآؤُكُمۡۖ قُلِ ٱللَّهُۖ ثُمَّ ذَرۡهُمۡ فِي خَوۡضِهِمۡ يَلۡعَبُونَ

Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.



الصفحة التالية
Icon