أَفَغَيۡرَ ٱللَّهِ أَبۡتَغِي حَكَمٗا وَهُوَ ٱلَّذِيٓ أَنزَلَ إِلَيۡكُمُ ٱلۡكِتَٰبَ مُفَصَّلٗاۚ وَٱلَّذِينَ ءَاتَيۡنَٰهُمُ ٱلۡكِتَٰبَ يَعۡلَمُونَ أَنَّهُۥ مُنَزَّلٞ مِّن رَّبِّكَ بِٱلۡحَقِّۖ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلۡمُمۡتَرِينَ

Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы бидеґәтчеләргә әйтер: "Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада булган хәлне ачыклаучы Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп алыйммы? Хәлбуки Аллаһу тәгалә, һәрнәрсәне яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык өйрәтүче Коръәнне сезгә иңдерде, ягъни Коръән миңа гына түгел ул сезгә дә, аның белән гамәл кылыгыз", – дип. Китап әһле яһүд вә насара, Коръәннең хаклык белән Раббыңнан иңдерелгәнлеген, әлбәттә, беләләр, ләкин белә торып инкяр итәләр, син Коръән сүзләреннән шикләнүчеләрдән булма.


وَتَمَّتۡ كَلِمَتُ رَبِّكَ صِدۡقٗا وَعَدۡلٗاۚ لَّا مُبَدِّلَ لِكَلِمَٰتِهِۦۚ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلۡعَلِيمُ

Китергән хәбәрләре дөреслек белән, бөтен хөкемнәре гаделлек белән Раббыңның сүзләре тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче һич юк, Ул ишетүче, белүче.


وَإِن تُطِعۡ أَكۡثَرَ مَن فِي ٱلۡأَرۡضِ يُضِلُّوكَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِۚ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا ٱلظَّنَّ وَإِنۡ هُمۡ إِلَّا يَخۡرُصُونَ

Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте, әгәр җир өстендәге кешеләрнең күбрәгенә иярсәң, я аларга итагать итсәң ул чагында алар сине Аллаһ юлыннан адаштырырлар, чөнки күпчелек хакка иярми, бәлки сукыр занга, үлчәүсез фикергә иярә һәм алар һичкем түгелләр, фәкать хакны ялганлаучылар.



الصفحة التالية
Icon