قَدۡ خَسِرَ ٱلَّذِينَ قَتَلُوٓاْ أَوۡلَٰدَهُمۡ سَفَهَۢا بِغَيۡرِ عِلۡمٖ وَحَرَّمُواْ مَا رَزَقَهُمُ ٱللَّهُ ٱفۡتِرَآءً عَلَى ٱللَّهِۚ قَدۡ ضَلُّواْ وَمَا كَانُواْ مُهۡتَدِينَ

Белемсез ахмаклык белән үз балаларын үзләре үтерүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар һәм Аллаһ ризык кылып аларга хәләл нәрсәләрне үзләренә хәрам кылган кешеләр дә һәлак булдылар, бу эшләрне Аллаһ шулай кушты дип Аллаһуга ялганны ифтира кылганнары хәлдә. Тәхкыйк алар адаштылар һәм туры юлны табучы булмадылар.


۞وَهُوَ ٱلَّذِيٓ أَنشَأَ جَنَّـٰتٖ مَّعۡرُوشَٰتٖ وَغَيۡرَ مَعۡرُوشَٰتٖ وَٱلنَّخۡلَ وَٱلزَّرۡعَ مُخۡتَلِفًا أُكُلُهُۥ وَٱلزَّيۡتُونَ وَٱلرُّمَّانَ مُتَشَٰبِهٗا وَغَيۡرَ مُتَشَٰبِهٖۚ كُلُواْ مِن ثَمَرِهِۦٓ إِذَآ أَثۡمَرَ وَءَاتُواْ حَقَّهُۥ يَوۡمَ حَصَادِهِۦۖ وَلَا تُسۡرِفُوٓاْۚ إِنَّهُۥ لَا يُحِبُّ ٱلۡمُسۡرِفِينَ

Аллаһу тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен садака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән әрәм-шәрәм итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич сөйми.


وَمِنَ ٱلۡأَنۡعَٰمِ حَمُولَةٗ وَفَرۡشٗاۚ كُلُواْ مِمَّا رَزَقَكُمُ ٱللَّهُ وَلَا تَتَّبِعُواْ خُطُوَٰتِ ٱلشَّيۡطَٰنِۚ إِنَّهُۥ لَكُمۡ عَدُوّٞ مُّبِينٞ

Янә хайваннардан йөкләр күтәрә торганын һәм йоннарыннан түшәк ясала торганын халык кылдык, вә ашагыз-эчегез Аллаһ ризыкландырган хәләл-пакь ризыклардан вә шайтан эзенә иярмәгез! Ул сезгә ачык дошман.



الصفحة التالية
Icon