قُل لَّآ أَجِدُ فِي مَآ أُوحِيَ إِلَيَّ مُحَرَّمًا عَلَىٰ طَاعِمٖ يَطۡعَمُهُۥٓ إِلَّآ أَن يَكُونَ مَيۡتَةً أَوۡ دَمٗا مَّسۡفُوحًا أَوۡ لَحۡمَ خِنزِيرٖ فَإِنَّهُۥ رِجۡسٌ أَوۡ فِسۡقًا أُهِلَّ لِغَيۡرِ ٱللَّهِ بِهِۦۚ فَمَنِ ٱضۡطُرَّ غَيۡرَ بَاغٖ وَلَا عَادٖ فَإِنَّ رَبَّكَ غَفُورٞ رَّحِيمٞ

Әйт: "Аллаһудан миңа вәхий кылынган Коръәндә тапмыймын ашаучыга ризык йөзеннән хәрам нәрсәне, мәгәр үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган хайван ите, боларны хәрам дип таптым", – дип, берәү ашарга һичнәрсә тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда зарурат хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Бу хәлдә, әлбәттә, Раббың ярлыкаучы һәм рәхимле.


وَعَلَى ٱلَّذِينَ هَادُواْ حَرَّمۡنَا كُلَّ ذِي ظُفُرٖۖ وَمِنَ ٱلۡبَقَرِ وَٱلۡغَنَمِ حَرَّمۡنَا عَلَيۡهِمۡ شُحُومَهُمَآ إِلَّا مَا حَمَلَتۡ ظُهُورُهُمَآ أَوِ ٱلۡحَوَايَآ أَوۡ مَا ٱخۡتَلَطَ بِعَظۡمٖۚ ذَٰلِكَ جَزَيۡنَٰهُم بِبَغۡيِهِمۡۖ وَإِنَّا لَصَٰدِقُونَ

Дәхи яһүдләргә һәрбер тырнаклы хайванны хәрам кылдык, янә сыер вә куй майларын аларга хәрам кылдык, мәгәр сыер белән куйның арка майларын, эчәкләре өстендәге майларны вә сөякләренә аралашкан майны аларга хәләл иттек, бу хөкемебез аларга җәза булды явызлыклары өчен вә Без тәхкыйк сүзебездә вә хөкемебездә туры торучыбыз.


فَإِن كَذَّبُوكَ فَقُل رَّبُّكُمۡ ذُو رَحۡمَةٖ وَٰسِعَةٖ وَلَا يُرَدُّ بَأۡسُهُۥ عَنِ ٱلۡقَوۡمِ ٱلۡمُجۡرِمِينَ

Ий Мухәммәд г-м! Әгәр кәферләр сине ялганчы дисәләр, син аларга әйт: "Раббыгыз киң рәхмәт иясе, сезне дөньяда" ґәзаб кылырга ашыкмас, әмма ахирәттә Аллаһуның ґәзабы залим каумнәрдән кире китмәс."



الصفحة التالية
Icon