وَأَنَّ هَٰذَا صِرَٰطِي مُسۡتَقِيمٗا فَٱتَّبِعُوهُۖ وَلَا تَتَّبِعُواْ ٱلسُّبُلَ فَتَفَرَّقَ بِكُمۡ عَن سَبِيلِهِۦۚ ذَٰلِكُمۡ وَصَّىٰكُم بِهِۦ لَعَلَّكُمۡ تَتَّقُونَ

Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерырлар. Мәсәлән, бидеґәт гамәлләр Аллаһ юлыннан башка юлдыр. Аллаһ сезгә Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга әмер кылды, әмма башка юлга китүдән тыйды, шаять башка юлга китеп һәлак булудан сакланырсыз.


ثُمَّ ءَاتَيۡنَا مُوسَى ٱلۡكِتَٰبَ تَمَامًا عَلَى ٱلَّذِيٓ أَحۡسَنَ وَتَفۡصِيلٗا لِّكُلِّ شَيۡءٖ وَهُدٗى وَرَحۡمَةٗ لَّعَلَّهُم بِلِقَآءِ رَبِّهِمۡ يُؤۡمِنُونَ

Соңра Мусага изге гамәл кылучылар өчен һәрнәрсәне тулысынча аңлатучы китапны бирдек, ул китап һидәят һәм рәхмәт итеп бирелде, шаять Раббыларына юлыгачакларына ышанырлар.


وَهَٰذَا كِتَٰبٌ أَنزَلۡنَٰهُ مُبَارَكٞ فَٱتَّبِعُوهُ وَٱتَّقُواْ لَعَلَّكُمۡ تُرۡحَمُونَ

Без иңдергән бу Коръән аның белән гамәл кылучыга мөбарәк, шулай булгач, аның һәр хөкеменә иярегез, әмма башка юлга китеп адашудан сакланыгыз, шаять рәхмәт ителерсез.


أَن تَقُولُوٓاْ إِنَّمَآ أُنزِلَ ٱلۡكِتَٰبُ عَلَىٰ طَآئِفَتَيۡنِ مِن قَبۡلِنَا وَإِن كُنَّا عَن دِرَاسَتِهِمۡ لَغَٰفِلِينَ

Сезгә Коръәнне иңдердек, ахирәттә хисаб көнендә: "Ий Раббыбыз, син бездән әүвәл ике таифәгә, ягъни яһүд белән насарага китап иңдердең, без аларның Тәүрат, Инҗилне укуларыннан гафил булдык", – дип әйтмәвегез өчен.



الصفحة التالية
Icon